Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

“Рәхәтләнеп татарча өйрәтә алам!”

Татар теле дәресләрен укыту иреклегә калдырылгач, аны укырга кеше калдымы, кирәксезгә әйләнмәдеме, дип юлыбызда очраган һәр татар теле укытучысыннан диярлек сораштырып торабыз. Җавап бер: “Теләп өйрәнәләр. Хәзер дәрестә сөйләшергә өйрәтәбез бит!”

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр ит­кәнчә, быелның 9  октябренә  алынган мәгълүматларга караганда, республикада уку­чыларның 68,61 проценты татар телен туган тел буларак өйрәнә. Урыс теле буенча бу күрсәткеч – 29,61 процент. Гомумән алганда, татар те­лен­дә белем биреп, кайбер  та­бигый-математика фән­нәр­не  урыс телендә өй­рә­түче 702 (шуның 187се – филиал) мәк­тәп бар. Анда 70 меңгә якын бала белем ала.


Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйханә Баһавиева әйтүенчә, быелгы уку елында башкалада татар телен туган тел буларак – 62,5,  урыс телен – 37 процент укучы,  калганнары иврит телен сайлаган. Соңгы­сын яһүд-мәдәни компонентлы  12 нче  мәктәптә укыталар. Былтыр  октябрьдәге үзгә­реш­ләрдән соң татар телен сайлау күрсәткече  – 65, урыс теленеке 35 проценты иде. “Әле ел башы гына, бу сан үзгәрергә дә мөмкин. Татар телен сайлаучылар бар, – ди Рәйханә Әминовна. – Бүген татар теле күпчелек мәктәп­ләрдә атнага – 2, әдәбият 1 сәгать укытыла. Элек биш сәгать иде.  Башкала мәк­тәп­ләрендә татар телен барлыгы 863 укытучы укыта. Укыту­чыларның берсе дә  эшсез калмады. 400дән артыгы башка фән буенча белемен күтәрде. Татар телен укыту технологияләре күп. Әйтик, Валерия Мещерякова системасы татар телен чит тел­ләрне укыту технологиясенә нигезләнеп укытуга корылса, Николай Максимов сөйләм калыплары аша  сөйләшергә өйрәтә.  “Сәлам” укыту-мето­дик комплекты  исә киң таралган алымнарны туплаган.  Әлегә бу дәреслекне сынау буенча тәҗрибә бара. Технология куллану  – укытучының иҗа­ди эше. Өй эше бирү дигән нәрсә бетмәде. Әмма укытучыдан аны дәрестә өйрәнгән темадан чыгып кына бирү рөхсәт ителә.  Әти-әниләр, өй эшен эшләргә  булышуны сорап, күршегә йөрергә тиеш түгел”.


Бу көннәрдә  башкалабыздагы 41нче мәктәптә  татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тел галиме, доцент Николай Максимов Казан укытучыларына, мәгариф ида­рәсе белгечләренә үз дәре­сен тәкъдим итте. Әлеге галим,  очрашкан саен, урыс балаларын рәхәтләнеп татарча өйрәтә алам, дигән сүзне кабатлый. “Укытучылар да хуп­лый, әмма нигәдер ничә еллардан бирле Мәгариф һәм фән министрлыгында бу методика белән кызыксынмыйлар”, – дип үпкәсен дә бел­дер­гәли. Мактанып әйтәме, чынлапмы – анысын дә­ре­сенә барып карарга кирәк. Дәресләр саны кыскартылгач, татар телен  өйрәтү тагын да катлауланмадымы?


Николай Максимовның 1 нче сыйныфларны кабул иткәненә ике ай да юк әле. Без   9 милләттән ун укучы белем алган төркемдә булдык.


– Сез бит – тылсымчылар! Тактага язылган фигураларны сүзләргә, җөмләләргә әйләндерәсез, дип әйтәм укучыларыма. Татар теле – серле дөнья, балаларымның иң яраткан фәне. Кагыйдә ятларга да кирәкми. Шул  ук вакытта фонетика, морфология, синтаксисны да кулланабыз. Телне өйрәткәндә аларны аерым түгел, бергә куллану


отышлы. Сабыйлар сыйфат­ның нәрсә икәнен белми бит әле, әмма матур сүзләрне бе­лә­ләр.  Укучыларның 80 про­­центы бары “5ле”гә генә укый,  – ди Николай Валентинович.


Мин өйрәтәм, дип әйтер­сең дә, ә кеше алдында уку­чыларыңның авызыннан бер сүз дә тартып ала алмасаң, нишләрсең? Беренче сыйныф укучылары дәрестә  бер дә тартынып тормады. Тактага язылган формулаларга карап, җөмлә төзеде, “минемчә” дип, үз фикерен әйтте, “Си­нең­чә ничек?” – дип бер-берсеннән сорады, кунаклар белән дә аралашты. Тискәре фикер әйтелгәндә, бер-бер­сен яклап чыктылар. “Әйе”, “юк”, “беләсем килә”, “рәх­мәт”, “яратам” һәм башка сүз­ләр аша сөйләмгә карата мө­нә­сәбәтләрен белдерделәр.   Дәрестә, урыныңда гына тик утыр, дигән нәрсә дә юк. Укытучы ролендә булырга да, бер-берсенең янына килергә дә рөхсәт ителә.  Дәрестә балалар татар теленә генә түгел, сөйләм теле осталыгына да өйрәнә. Кыскасы, урыс телле сабыйлар Николай дәдәй­лә­рен оятка калдырмады. Өй­рән­гәннәрен, өйрәнергә те­ләүләрен күрсәттеләр. Безгә менә шушы гап-гади дәрес ки­рәк иде түгелме соң? Ка­гый­дә ятлатмыйча да, дә­рес­не кызык, күңелле итеп уздырып була икән бит. Ялгышлар­ны эш узгач кына аңлыйбыз шул.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев