Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов Kazan-Arena турында: Стадион әзер, кешеләр штаттан тыш хәлләрдә эшли белә

Республика җитәкчелеге Ростехнадзор белән хезмәттәшлекне үстерә, диде ТР Президенты.

Kazan-Arena стадионы коллективы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын үткәрергә һәм теләсә нинди штаттан тыш хәлләргә тулысынча әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында Идел буе федераль округы предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган утырышта журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Бүген Казанга Ростехнадзор башлыгы Алексей Алешин рәсми визит белән килгән иде. Күзәтчелек ведомствосы башлыгы Kazan-Arena стадионы мәйданчыгында энергия белән тәэмин итү системаларының 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерү уңаеннан үткәрелгән өйрәнүләрне күзәтте.

«Бүген хезмәттәшләребез өйрәнүләр үткәрде. Штаттан тыш вәзгыять стадионның әзер булуын, кешеләрнең гадәттән тыш хәлләрдә эшли белүен күрсәтте. Бу Универсиада, йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм башка чаралар үткәрүебез нәтиҗәсендә мөмкин булды. Алар безгә әзерлек дәрәҗәсенең югары булуы хакында сөйләргә мөмкинлек бирә», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчелеге Ростехнадзор белән хезмәттәшлекне үстерә, дип өстәде ТР Президенты.

«Мин хезмәттәшләребезнең һөнәри осталыгын югары бәялим», - диде республика башлыгы. 

Фото: архив tatar-inform.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев