Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әрәмтамак салым түли

Рәсми төстә урнашмыйча эшләү Ходай биргән гомереңне диванга кырын ятып уздыру түгел, әлбәттә. Тик озакламый боларның икесенә дә бер үк төрле мөнәсәбәт барлыкка килеп, бу гамәл, дөресрәге, гамәлсезлек кыйммәткә төшә башларга мөмкин. Ник дигәндә, Россия Дәүләт Думасында әрәмтамакларга салым салуны тәкъдим иткәннәр.

Шулай ук репетитор, бала яки хаста караучы, өйдән-өйгә ремонт ясап йөрүче, социаль челтәрләр аша  товарларын яки хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр кебек үзен-үзе эшле итүчеләрне дә шундый ук язмыш көтә. Боларына РФ Финанс министрлыгы минималь салым салуны тәкъдим итмәк­че. Салым, шулай ук ими­ният­ләштерү кертемнәре түләмәүчеләр  саны иле­без­дә берничә миллионга җые­ла ди.


Нишләтәсең, хаки­мият­кә бюджетны тулыландыру  өчен ничек тә акча табарга кирәк. Зур һәм уртача бизнестан салым түләтү инде күптән җайга салынса, хә­зер менә иң кечкенәләренә тотынырга җыеналар. Шул рәвешле түрәләр “сакаллы” ике проблеманы хәл кылырга: хезмәт хакын “кон­верт”ка салып түләүгә һәм законсыз төстәге эшмәкәр­лек керемнәренә аяк чалырга маташа.   

 

Узган атнада бу ике идея закон чыгару инициативасы буларак кә­газьгә төшерелгән.  Тиз­дән алар буенча  фикер алы­шулар башланачак. Финанс министрлыгында әй­тү­­лә­рен­чә, үзен-үзе эшле итү­челәр өчен салым ставкасы керемнең 3 проценты ти­рәсен тәшкил итәчәк. Бел­­гечләр фикеренә караганда,  министрлык тәкъ­ди­ме “эшләп” китәргә мөмкин. Кабул ителсә, әлбәттә.  Мо­ңа кадәр мондыйларга карата салым каникулы тәкъ­дим ителгән иде.  Янәсе, ин­спек­циядә хосусый эш­мәкәр сыйфатында теркә­ләсе дә, быелның азагына хәтле салым түләмисе. Әм­ма салымчылар янына ашыгучылар бик аз – бөтен ил буенча меңгә дә җыел­мый икән. Чөнки бер тапкыр күз­ләренә чалын­саң,  алардан котылу юк ич.  Ә менә хәзер Финанс министрлыгы тәкъдим итә торган 3 процентлы салым үз-үзен эшле итүчеләр арасыннан күп­ләрнең күңе­ленә хуш килергә мөмкин.  Чөнки физик затлар кеременә салымнан (13 процент) күпкә ким салымны түлисең дә, тынычлап йоклыйсың. Ә инде керемнәрен дәүләт белән бүлешәсе килмәүче­ләрдән (инде әйтеп үткә­небезчә, түрәләр аларны әрәм­тамак­ларга тиңли)  минималь хезмәт хакының 30 процентын (аена 3350 сум чамасы) түләтү күздә тотыла.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев