Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор кайнар линиясенә яңа купюралар әйләнешенә бәйле 1,5 мең мөрәҗәгать булган

Банкнотлар узган ел азагында әйләнешкә керде.

Роспотребнадзорның кайнар линиясенә 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларның әйләнеше мәсьәләләре буенча 1,5 мең шалтырату килгән. НТВ телеканалындагы «Поздняков» программасына биргән интервьюсында идарә тармагы башлыгы Анна Попова шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларның әйләнеше мәсьәләләре буенча Роспотребнадзорның тематик кайнар линиясе Россия Банкы белән хезмәттәшлектә 2018 елның 18 гыйнварыннан 25 гыйнварга кадәр эшләде. Банкнотлар узган елның ахырында әйләнешкә керде.

«Безгә 1,5 меңгә якын шалтырату килде, шул ук вакытта, аларның бары тик 10 проценты гына кайбер оешмаларның яңа купюраларны кабул итмәвенә бәйле», – диде ул.

Попова шулай ук Роспотребнадзорга шалтыратучы гражданнар саны артуын билгеләп үтте. Кешеләр күбесенчә торак-коммуналь хуҗалыгы, медицина, белем бирү, туризм һәм финанс хезмәтләренең начар күрсәтелүенә зарланып мөрәҗәгать итә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев