Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор Казанның өч пляжын япты

Пляжларда коену гигиена таләпләренә туры килмәү сәбәпле тыела.

Казанда өч пляж гигиена таләпләренә туры килми дип табылган. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казансуда урнашкан «Түбән Заречье» пляжы, Зур Аккош һәм Тирән күл пляжлары ябылган. Алар барысы да санитар-химик күрсәткечләр буенча нормативларга туры килми, ә «Түбән Заречье»да микробиологик күрсәткечләр буенча да хилафлык табылган.

«Әлеге пляжлардан файдаланучы оешмаларга коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру турында тәкъдимнәр җибәрелде», - диелә ведомство хәбәрендә.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев