Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә COVID-19 белән авыруның 32 меңнән артык яңа очрагы теркәлгән

Россиядә соңгы атнада 32 меңнән артык COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.

Бу узган атна белән чагыштырганда 29,8 процентка күбрәк, дип хәбәр итте Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости яза.

Сишәмбе Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың сәламәтлек саклау өлкәсендә субъектларның башкарма хакимият органнары, территориаль органнар һәм хезмәт учреждениеләре җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсе булды.

«2024 елның 37нче атнасы нәтиҗәләре буенча Россиядә 32 меңнән артык COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, бу узган атнага караганда 29,8 процентка күбрәк», - диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев