Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә торак арендалауны субсидияләү буенча яшьләр өчен программа әзерләнә

Россиядә торак арендалауны субсидияләү буенча яшьләр өчен программа әзерләнә – әлеге инициатива 35 яшькә кадәрге гражданнарны колачлаячак. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына сылтама белән хәбәр итә

Программа яшьләрне ипотека буенча беренчел взнос туплауга стимуллаштыруны максат итеп куя – яңа төзелә торган йортларда фатир сатып алу өчен параллель рәвештә акча җыю аның мәҗбүри шарты булачак. Хөкүмәт торак арендалаган өчен түләгән акчаның яртысын компенсацияләргә вәгъдә итә.

«Асылда, дәүләт торак арендалауны параллель рәвештә субсидияләп беренчел взноска акча тупларга ярдәм итә», - дип искәртте министр урынбасары Никита Стасишин.

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы әлеге программаны ДОМ.РФ акционерлык җәмгыяте һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык белән берлектә әзерли. Яшьләр өчен программаларны гамәлгә ашыруга кагылышлы тәкъдимнәр РФ Дәүләт Советының 2023 елның гыйнварында узган утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән әзерләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-torak-arendalauny-subsidiyalau-buenca-yaslar-ocen-programma-azerlana-5872648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев