Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия халкының 73 проценты футболга карата бөтенләй битараф

Күптән түгел Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча илкүләм үзәк уздырган сораштыру нәтиҗәсе әнә шундый. Әлегә кадәр бу спорт тө­ренә карата мондый мө­нәсәбәт күзәтелгәне булмаган. Аның каравы, халык Россия җыелма команда­сының баш тренерына битараф түгел: респондент­ларның 53 проценты италь­ян Капел­лоның китүен та­ләп итә. Әле бер ел элек кенә халыкның 48 проценты футбол...

Күптән түгел Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча илкүләм үзәк уздырган сораштыру нәтиҗәсе әнә шундый.

3-5
Әлегә кадәр бу спорт тө­ренә карата мондый мө­нәсәбәт күзәтелгәне булмаган. Аның каравы, халык Россия җыелма команда­сының баш тренерына битараф түгел: респондент­ларның 53 проценты италь­ян Капел­лоның китүен та­ләп итә.
Әле бер ел элек кенә халыкның 48 проценты футбол ярышларын күзәтеп баруын әйткән булса, быел андыйлар ике тапкыр диярлек кимегән. Сораштыруда кат­на­шу­чыларның 19 проценты футбол матчларын ара-тирә генә караштыргалый икән. Халыктан Россия җыелма командасы баш тренеры Фабио Капелло турында да сорашканнар. Җавап бирүче­ләр­нең 53 проценты итальян остаз­ның китүен таләп итә, ә 19 проценты, калсын, дигән фикердә.
Халык фикеренә ышан­саң, Россиядә иң популяр футбол клублары булып "Зенит", "Спартак" һәм ЦСКА санала икән. Гаҗәп түгел, беренчесе һәм өчен­чесе - соң­гы елларда Рос­сиядә иң күп җиңү яулаган командалар рәтендә.

Икенчесе исә 1990 нчы елларда илнең алыштыргысыз чемпионы иде. Ә менә иң танылган уенчылар исемлеге гаҗәпләндерү ге­нә түгел, уйландыра да.

Андыйлар арасына Игорь Акинфеев, Андрей Аршавин һәм Александр Кержаков кергән. Акинфеевны нигә сайлаганнары аңла­шыла. Ул - Россия җыелма команда­сының алыш­­тыр­гысыз капкачысы. Ә менә Аршавин бе­лән Кержаков соңгы вакытта уеннары белән түгел, күб­рәк гаи­ләләрендәге низаг, бизнесларындагы уңыш­­сыз­лык­ла­ры белән ис­тә калды. Әмма сораштыру нә­ти­җәсен башкача да аңлатырга мөмкин. Димәк, соңгы елларда Рос­сиядә телгә алырлык башка яңа уенчылар пәйда булмаган. Илкүләм үзәкнең җи­тәкчесе Константин Аб­ра­мов та әнә шундый фи­кердә. "Миңа калса, аек акыллы кеше­ләрнең барысы да шулай уйлый, - ди ул. - Халык футболга бәяне Россия җыел­ма команда­сының чыгышына карап бирә. Соңгы вакытта команда уңышлы чыгыш ясамый. Нәтиҗә юк икән, популярлык та кими. Ә соңгы ун елда футбол белән кызыксыну арта барды. Бу саннар барысы да футболда ниндидер кризис барлыгын раслый". Моның шулай икәнен Россиянең спорт министры Виталий Мутко да кире какмый. "Соңгы 7-8 елдагы вакыйгалар, низаглар аркасында әнә шундый хәл килеп чыкты. Футбол кызык­лы матур спорт төре булырга тиеш", - ди Мутко.

("Ватаным Татарстан", /№ 98, 08.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев