Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия имамнары төркеме Гомрә - кече хаҗ кыла

Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәйх Равил Гайнетдин имамнарны Согуд Гарәбстанына озатты.

31 гыйнварда Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәйх Равил Гайнетдин Россия имамнарыннан һәм Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Саратов өлкәсе, Пенза, Кострома, Коми Республикасы, Карелия Республикасы мәхәллә башлыкларыннан торган төркемне Согуд Гарәбстанына озатты. Алар Гомрә - кече хаҗ кылу максаты белән китте. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Имамнарның әлеге сәяхәтен оештыруга Россия Мөфтиләр шурасы һәм Ислам эшләре буенча министрлык хезмәттәшлеге, Согуд Гарәбстаны Корольлеге чакыруы, Согуд Гарәбстанының Мәскәүдәге илчелеге ярдәм иткән. 

"Татар-информ" Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе – Король чакыруы буенча Гарәбстанда, дип хәбәр иткән иде.

Узган елда Татарстан хаҗилары кече хаҗ - Гомрә кылган иде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев