Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Җинаять кодексына табиб хаталары турындагы маддә кертергә тәкъдим итәләр

Яңа маддәләр пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре хокукларын яклар дип көтелә.

Россия Федерациясе Җинаять кодексына яңа маддәләр кертергә тәкъдим итәләр. Алар буенча табиб хаталары өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте.

Кичә Мәскәүдә ведомствоара эшче төркемнең табиб хаталары белән бәйле җинаятьләрне тикшерү мәсьәләләренә багышланган утырышы узды.

Утырышта медицина ярдәме сыйфаты белән канәгать булмау турында мөрәҗәгать итүчеләр саны артуы әйтелде.

  • 2016 елда бөтен ил буенча тикшерү органнарына табиб хаталары һәм сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтүгә шикаять турында 5 мең чамасы хәбәр килгән, ә 2017 елда бу сан 6 меңнән арткан.
  • 2016 елда бу хәбәрләрне карау нәтиҗәләре буенча 878, ә 2017 елда 1791 җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин белән “Национальная Медицинская палата” медицина берләшмәсе союзы президенты Леонид Рошаль эшче төркем булдыру турында килеште. Ул РФ Җинаять Кодексына үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләячәк.

Закон проекты РФ Җинаять кодексына махсус норма кертергә тәкъдим итә. Ул медицина хезмәткәрләренә җинаять җаваплылыгы тәртибен билгеләячәк.

"Тиешле дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтмәү”, “Медицина ярдәме күрсәтүдә хилафлыкларны яшерү”, “Законсыз медицина һәм фармацевтика эшчәнлеге күрсәтү” кебек маддәләр барлыкка килергә мөмкин.

Төзәтмәләр медицина хезмәткәрләренең җинаятьләре өчен җаваплылыкның махсус нормаларын булдыруга кагылачак. РФ Тикшерү комитетында бу төзәтмәләр ярдәмендә табибларны нигезсез җинаять җаваплылыгына тарту очракларын булдырмау, шулай ук пациентлар хокукларын нәтиҗәлерәк яклау мөмкин булачак, дип саныйлар.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев