Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия ислам институтында абитуриентлардан документлар кабул итү башланды

Документлар 5 августка кадәр кабул ителә.

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында 2019-2020 уку елына абитуриентлардан документлар кабул итү башланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Россия ислам институтында бакалавриат программасы буенча «Теология», «Лингвистика», «Журналистика» юнәлешләренә, шулай ук магистратура программасы буенча «Теология» һәм «Лингвистика» юнәлешләренә документлар кабул ителә. Укыту көндезге яки читтән торып уку формалары буенча гамәлгә ашырыла. «Теология» юнәлеше буенча белем бирү дистанцион укыту технологияләрен кулланып читтән торып алып барыла.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 2019 елда Россия ислам институты Белем бирү эшчәнлеген дәүләт тарафыннан аккредитацияләү процедурасын уңышлы узды, уку йорты дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирә. Шулай ук РИИ студентлары армиядән кичектерү ала.

Казан ислам университетында «Ислам фәннәре» һәм «Коръән гыйлеме» профильләре буенча "Дини оешмалар өчен имамнар һәм дини хезмәткәрләр әзерләү" юнәлешенә документлар кабул ителә. Укыту көндезге, көндезге-читтән торып (кичке) һәм читтән торып уку формалары буенча алып барыла. Шулай ук урта һөнәри дини белем бирү программасы буенча дистанцион укыту технологияләрен кулланып читтән торып уку мөмкинлеге дә бар.

Гариза тапшырганда паспорт күчермәсе, 8 фото (3x4), белем алу турында документ кирәк. Документлар 5 августка кадәр кабул ителә. Керү имтиханнары 7-10 август көннәрендә узачак.

Тулырак мәгълүмат белән РИИ - http://kazanriu.ru һәм КИУның - http://kazankiu.ru рәсми сайтларында, шулай ук кабул итү комиссиясе телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин: 8 (843) 251-01-55. Кабул итү кампаниясе адресы: Казан ш., Газовая ур., 19нчы йорт, 209нчы бүлмә.

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев