Россия Хезмәт министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарының төгәл санын ачыклаган
Ветеранны ай саен матди тәэмин итүнең гомуми күләме 43,5 мең сум чамасы тәшкил итә.
Россиядә 1,28 миллион Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм ветераннары, аларга тиңләштерелгән затлар һәм аларның гаилә әгъзалары яши. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Российская газета».
Инвалидлар, шулай ук һава һөҗүменә каршы оборона объектларында эшләгән затлар 75 меңнән артык. Ленинград блокадасында яшәгән кешеләр 96,3 меңнән артык.
Фашизмның балигъ булмаган тоткыннары арасыннан 103,7 меңгә якын кеше исән калган, шул ук вакытта балигъ булганнар - барлыгы 144 кеше. Иң күп санлы категория - тыл хезмәтчәннәре. Алар 762,6 мең исәпләнә. Шулай ук илдә 240,4 мең инвалид һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары яши.
Ветеранны ай саен матди тәэмин итүнең гомуми күләме 43,5 мең сум чамасы тәшкил итә. Бөек Җиңү көненә ветераннар өстәмә рәвештә 10 мең сум күләмендә акча алды.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев