Россия хезмәт министры хатын-кызларның пенсия яшенә карата аңлатма бирде
Гаилә тормышында авырлык күбрәк хатын-кызлар җилкәсенә төшкәнгә күрә, Хөкүмәт яшь аерымлыкларын саклады, ди Топилин.
Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин ни өчен хатын-кызларның пенсия яше 5 елга түгел, ә 8 елга арту сәбәбен аңлатты. Аның фикеренчә, "бәхеткә алар [хатын-кызлар. ТИ] озаграк яши. Бу хакта РБК хәбәр итә.
Топилинның сүзләренчә, бу - бөтен дөньяга хас вазгыять, һәм башка барлык илләрдә дә пенсия яшен шулай көйләү бара.
Гаилә тормышында авырлык күбрәк хатын-кызлар җилкәсенә төшкәнгә күрә, Хөкүмәт яшь аерымлыкларын саклады, ди Топилин.
Фото: https://pixabay.com | geralt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев