Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа елны өйдә үткәрергә киңәш итте

Аралашуны һәм җәмәгать урыннарында булуны киметү коронавирус йоктыру чылбырын өзү мөмкинлеге бирәчәк.

Россиядә яшәүчеләргә Яңа ел бәйрәмнәрен гаилә белән үткәрергә һәм мөмкин булганча башка кешеләр белән элемтәне киметергә киңәш иттеләр. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Covid-19 пандемиясе шартларында үз иминлегегез, шулай ук туганнарыгыз һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында уйларга кирәк. Яңа ел — ул гаилә бәйрәме, шуңа күрә иң яхшысы бу вакытны гаиләгә багышларга һәм билгеле иминлек шартларын тудырырга кирәк, диде Мурашко.

Аралашуны һәм җәмәгать урыннарында булуны киметү коронавирус йоктыру чылбырын өзү мөмкинлеге бирәчәк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Россиядә яшәүчеләрне яңа ел бәйрәмнәрендә чит илгә бармаска өндәде.

Фото: Татар-информ архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев