Россия сыйфат системасы иң сыйфатлы ипи пешерелә торган төбәкләрне атады
Тикшерелгән товарларның 86 процентка якыны барлык таләпләргә туры килә.
Россия сыйфат системасы Бөтенроссия ипи сыйфатын тикшерү нәтиҗәләренә йомгак ясаган. Аның нигезендә, тикшерелгән товарларның 86 процентка якыны барлык таләпләргә туры килә. 32 процентының сыйфаты исә гамәлдәге ГОСТ таләпләреннән дә югарырак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Иң сыйфатлы ипинең Ставрополь, Воронеж һәм Саратов өлкәләрендә пешерелүе ачыкланган. Моннан тыш, Тамбов, Ленинград, Чиләбе, Владимир өлкәләре, Краснодар краенда да көн саен кулланыла торган әлеге товарның сыйфаты югары.
Россия сыйфат системасы белгечләре узган елның июль аеннан алып Россиянең 62 төбәгендә 176 ипи брендын тикшергән. Продукцияне 50 сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткече буенча күз уңыннан үткәргәннәр.
Фото: https://pixabay.com | Couleur
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев