Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия тимер юлы поездларда янут, хамелеон һәм кәлтәләрне ташырга рөхсәт итте

Компания хуҗаларыннан башка сәяхәт итә ала торган хайваннар исемлеген арттырды.

«Россия тимер юллары» ААҖнең  «ФПК» бүлендек җәмгыяте еракка йөрүче поездларда хуҗаларыннан башка ташып була торган йорт хайваннары исемлеген арттырды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк мәче, эт, кошларны, ташбака, әрлән, йорт куяннарын һәм диңгез дуңгызларын ташырга була иде. Июль аеннан бу исемлеккә шулай ук вак кимерүчеләр, ерткычларны - янутлар һәм чәшкеләр, кечкенә агулы булмаган җир-су су хайваннары (хамелеон, кәлтә, игуана һ.б.) өстәлде.

Моннан тыш, аларны ташуга карата таләпләр дә үзгәртелгән. Хәзер җимлек һәм су эчү җайланмасы хайван ташый торган читлекнең яки контейнерның ишегенә беркетелергә тиеш. Читлек яки контейнерның ишеген ачмый гына этәрә торган җайланма булырга тиеш.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев