Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия җырчысы Кемерово фаҗигасендә зыян күрүчеләргә 15 млн биргән

Россия җырчысы Эмин Агаларов “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган хәл беркемне дә битараф калдыра алмый, дип белдерде.

Россия җырчысы Эмин Агаларов һәм аның дуслары Кемеровода зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән 15 млн акча биргән. Бу хакта Агаларов социаль челтәрдәге Instagram битендә хәбәр иткән.

Агаларов иҗатын яратучылар аның бу гамәлен хуплап, рәхмәт белдергән. “Сезгә карап, хөрмәт, намус, бурыч төшенчәләренең буш сүзләр түгеллеген аңлыйсың. Булдыргансың. Синең алда баш иябез. Үзегезгә дә сәламәтлек телибез”, - диелгән рәхмәт сүзләрендә.

Бүген, 28 мартта, ил күләмендә матәм чаралары булу сәбәпле, Эмин Агаларовның Төмәндә булачак концерты кичектерелгән. Татарстанда да шулай ук бүген күңел ачу чаралары булмаячак.

Фото: инстаграм

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев