Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә аспирантларның стипендиясен арттырырга ниятлиләр

Әлегә югары уку йортлары талантлы яшьләрне үзләре дә кызыксындыра ала, ди мәгариф һәм фән министры. (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева аспирантларның стипендия күләмен арттыру мәсьәләсе каралуын җиткергән. Бу хакта министр Көнчыгыш икътисади форум кысаларында Ерак Көнчыгыш федераль университет студентлары белән очрашуда җиткерде, дип яза...

Әлегә югары уку йортлары талантлы яшьләрне үзләре дә кызыксындыра ала, ди мәгариф һәм фән министры.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева аспирантларның стипендия күләмен арттыру мәсьәләсе каралуын җиткергән. Бу хакта министр Көнчыгыш икътисади форум кысаларында Ерак Көнчыгыш федераль университет студентлары белән очрашуда җиткерде, дип яза "Известия".
"Минемчә, стипендия артырга тиеш. Бу хакта сөйләшүләр бара", - дигән Ольга Васильева. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә талантлы яшьләргә булышлык күрсәтү төп максатларның берсе булып тора. "Әлегә югары уку йортлары талантлы яшьләрне үзләре дә кызыксындыра ала", - дигән министр.
Белешмә өчен, техник юнәлеш буенча аспирантларның минималь стипендия күләме - 7 мең сум булса, башка юнәлешләрдә 3 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев