Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә авыр хәлдә калган көмәнле хатын-кызларга ярдәм итү буенча кайнар линия ачыла

рдәм сорап шалтыратучы көмәнле хатын-кызларга психологлар җавап бирер дип көтелә.

Якшәмбе катлаулы вазгыятьтә калган көмәнле хатын-кызларга ярдәм итү буенча бөтенроссия кайнар линиясе ачыла. Бу хакта проектны оештыручы “Женщины за жизнь” фондына сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

Ярдәм сорап шалтыратучы көмәнле хатын-кызларга психологлар җавап бирер дип көтелә.

“Авыр хщлдщ калган затын-кызларга вакытында ярдәм кулы сузарга һәм хатын-кызга үзе генә булмавын күрсәтү зарур. Безнең психологлар вазгыятькә ачыклык кертергә һәм дөрес адым ясарга ярдәм итәчәк”, - диде агентлыкка “Женщины за жизнь” фонды җитәкчесе Наталья Москвитина.

  • Линия эш көннәрендә 09:00-21:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Кайнар линия номеры: 8 (800) 200 04 92.

Хәзерге вакытта рәсми мәгълүматлар буенча Россия дәүләт клиникаларында ел саен 800 меңнән артык аборт ясала, диде Н.Москвитина.

Фото: https://pixabay.com | JerzyGorecki
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев