Россиядә бала төшерүләр кимегән
2016 елда абор ясату саны 58 мең очракка (8 процентка), ә биш ел эчендә 250 меңгә (25 процентка) кимегән, дип белдерде Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. "Тормыш авырлыгына очраучы бала көткән хатыннарга хатын-кыз консультацияләрендә һәм бала тудыру йортларында 1,5 мең медик-социаль һәм психологик ярдәм...
2016 елда абор ясату саны 58 мең очракка (8 процентка), ә биш ел эчендә 250 меңгә (25 процентка) кимегән, дип белдерде Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
"Тормыш авырлыгына очраучы бала көткән хатыннарга хатын-кыз консультацияләрендә һәм бала тудыру йортларында 1,5 мең медик-социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү кабинетлары һәм үзәкләрен үстерү сәбәпле, 2016 елда гына да аборт ясату саны 58 мең очракка, 8 процентка кимегән, ә биш ел эчендә 250 меңгә (25 процент), - дигән Скворцова Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында.
Шушы рәвешле сәламәтлек саклау өлкәсе үлем санын киметеп кенә тугел, ә абортны кисәтү һәм экстракорпораль аталандыруга мөмкинлекләрен арттыру аша демографиягә үз өлешен кертә, дип ассызыклый министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев