Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә BlaBlaCar сайтын блокировкаларга тәкъдим итәләр

Гомумроссия пассажирлар берләшмәсе легаль булмаган автомобиль ташучылардан билетлар алырга мөмкинлек бирүче сайтлар исемлеген төзергә тәкъдим итте.

Россиядә BlaBlaCar юлдашларын эзләү сайтын һәм автобус билетларын броньлау буенча мондый сервисларны ил территориясендә ябу тәкъдиме белән чыктылар. Бу хакта Гомумроссия пассажирлар берләшмәсе инициативасына сылтама белән «Известия» яза.

«Гомумроссия пассажирлар берләшмәсе төбәкара автомобиль йөртүчеләрдән билетларны броньларга һәм сатып алырга мөмкинлек бирүче сайтларның кара исемлеген төзергә тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә.

Оешма тәкъдим иткән исемлеккә 229 сайт кергән, шул исәптән BlaBlaCar, «Яндекс.Автобусы», «Автовокзалы.ру», шулай ук OneTwoTrip, «ТуТу.ру», «Связной.Трэвел».

Түбән палатаның мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Боярский сүзләренә караганда, тәкъдим Дәүләт Думасына кергән һәм аны көзге сессиядә тикшерәчәкләр.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев