Россиядә ел азагына кадәр iPhone 5S сатудан юкка чыгачак
iPhone 5S телефонын 2013 елда тәкъдим итәләр, икенчел базарда ул сатулар буенча лидерлыкны тота. (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядә ел азагына кадәр iPhone 5S сатудан юкка чыгачак, аның урынын iPhone SE алачак. Бу хакта "Известия" яза. Смартфонның әлеге моделе инде җитештерелми башлаган, ел ахырына кадәр аның калганы сатып бетереләчәк. iPhone...
iPhone 5S телефонын 2013 елда тәкъдим итәләр, икенчел базарда ул сатулар буенча лидерлыкны тота.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Россиядә ел азагына кадәр iPhone 5S сатудан юкка чыгачак, аның урынын iPhone SE алачак. Бу хакта "Известия" яза.
Смартфонның әлеге моделе инде җитештерелми башлаган, ел ахырына кадәр аның калганы сатып бетереләчәк. iPhone 5S смартфоны 15 мең сум тора.
Шулай ук SE моделенең дә бәясе төшкән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, гаджет алдагысына караганда көчлерәк, анда яңа iOS һәм заманча кушымталар тизрәк эшли, камера тагын да сыйфатлы фото ясарга мөмкинлек бирә. Шунда ук Apple Pay түләү функциясеннән файдаланырга була.
iPhone 5S телефонын 2013 елда тәкъдим итәләр, икенчел базарда ул сатулар буенча лидерлыкны тота. Россиядә якынча мондый 4 миллион гаджет сатылган.
Элегрәк билгеле булганча, рәсми Apple кибетләрендә сатудан кызыл iPhone югалган. Шулай ук яңа iPhone X тәкъдим иткәннән соң, компания иске iPhone модельләренең бәясен арзанайткан. Аерым алганда, iPhone 7 һәм iPhone 7 Plus бәясе якынча 4 мең сумга төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев