Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә үлүчеләр исәбе кимегән.

2017 елның сигез ае эчендә, узган елга караганда, 31,2 меңгә күбрәк кеше гомерен саклап кала алганнар. (Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә үлүчеләр саны кими бара. Агымдагы елның сигез аенда бу күрсәткеч, узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 2,5 %ка кимегән. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау матбугат хезмәтенә сылтама...

2017 елның сигез ае эчендә, узган елга караганда, 31,2 меңгә күбрәк кеше гомерен саклап кала алганнар.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә үлүчеләр саны кими бара. Агымдагы елның сигез аенда бу күрсәткеч, узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 2,5 %ка кимегән. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау матбугат хезмәтенә сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.

"Бу 2017 елның сигез ае эчендә, узган елга караганда, 31,2 меңгә күбрәк кеше гомерен саклап кала алдык дигән сүз", - диелгән министр Вероника Скворцова хәбәрендә.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, үлем барлык төп сәбәпләрдән кимегән. Шулай, 17,7%ка туберкулездан, 10%ка - сулыш органнары авыруларыннан 4,5% ка - ашкайнату органнары авыруларыннан, 3,5%ка кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр саны кимегән.

Аеруча Скворцова онкологиядәy үлүчеләр исәбе 3 процентка кимүен билгеләп үткән. Әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 196,9не тәшкил итә.

Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә һәм спиртлы эчемлекләр белән агуланып үлүчеләр кимегән. Сабыйларның үлеме исә, тарихи минимумына җиткән - 1000 исән туган сабыйга 5,3 үлем.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев