Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә узган елда канунсыз әйләнештән 9 миллион литр алкоголь продукциясе алынган

Хокук сакчылары ялган алкоголь җитештерү белән шөгыльләнә торган 46 төркемнең эшчәнлеген туктаткан.

 Россиядә полиция хезмәткәрләре 2017 елда канунсыз әйләнештән 9 миллионнан артык литр алкоголь продукциясе алган. Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге бу фактлар буенча 6 меңгә якын җинаять эше ачылганлыгын белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Хокук саккчылары ялган алкоголь җитештерү белән шөгыльләнүче 46 төркемнең эшчәнлеген туктаткан.

Министрлыкта Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь продукциясе сатыла торган урыннарның полиция тарафыннан игътибар үзәгенә алынуын җиткергәннәр. Шулай ук халыкны арзан бәядән яки интернета аша сатып алынган ялган алкоголь белән агулану куркыныч турында кисәтү эшләре дә алып барылуы әйтелгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев