Россиядә яңа валюта паникасы оешып килә
24 август аздан гына "кара дүшәмбе" исеме белән "бүләкләнмичә" калды, чөнки доллар һәм нефть тандемының яңа рекордлар куюы нәтиҗәсендә Мәскәүдә инде сумнарын долларга алыштыручылар чиратка тезелеп алды. Үзәк банк исә долларның рекордлы курсын рәсми рәвештә билгеләп куйды: 25 августка ул 70 сум 74 тиенгә тигез. Хәтта үткән елгы декабрь матавыгында...
24 август аздан гына "кара дүшәмбе" исеме белән "бүләкләнмичә" калды, чөнки доллар һәм нефть тандемының яңа рекордлар куюы нәтиҗәсендә Мәскәүдә инде сумнарын долларга алыштыручылар чиратка тезелеп алды.
Үзәк банк исә долларның рекордлы курсын рәсми рәвештә билгеләп куйды: 25 августка ул 70 сум 74 тиенгә тигез. Хәтта үткән елгы декабрь матавыгында да доллар рәсми рәвештә мондый югарылыкта бәяләнмәгән иде. Запас акчаларын җәй башында долларга әйләндереп куючылар тагын бер тапкыр оттылар. Хәзер инде ышанып әйтеп була: илле сумлык доллар тарихта калды, бүтән ул бәягә әйләнеп кайтулар "едва ли". Долларның 70 сумлык бәясе дә ил хөкүмәтенең оператив рәвештә тыкшынуы нәтиҗәсе генә дип аңларга кирәк, чөнки дүшәмбе кичендә Америка кәгазьләре берара 72 сумнан да кыйммәтрәк бәяләнеп алган иде. Бер Россиядә генә түгел, глобаль икътисадның бөтен фронтында да валюталар түнтәрелеше бара бүген. Бу түнтәрелешкә исә Кытай икътисадының көчле мәтәлчек атуы сәбәп булды. Кытай компартиясе финанс базарын тотрыкландырырга күпме генә тырышмасын, Күк асты иленең фонд базарында куыклар көн саен шартлый һәм шиңә. Бу исә бөтендөнья кризисының яңа этабы - бөек үзгәрешләр чоры башлануын хәбәр итә. Бүген нефть котировкалары "давыл хәбәрчесе" ролен уйныйлар.
Аналитиклар якын арада барреле 25 долларга тиң булган нефть вәгъдә итәләр. Аларның фаразлары тормышка ашса, Россия икътисады өчен чын-чынлап "кара көн"нәр башланачак. Ил хөкүмәтенең ел башында икътисад белән кулдан идарә итәргә тырышуы бернинди дә уңай нәтиҗәләргә китермәде. Икътисад һаман да нефтькә бәйле, бу бәйлелектән котылу юнәлешендә бер карыш та алга атланмаган. Президент киңәшчесе Андрей Белоусов август уртасында ук сумны терәп торырга илнең алтын-валюта резервлары җитмәячәк дип белдергән иде. Дөресен генә әйткәндә, ул резервларның бөтенләй диярлек юк икәнен оппозицион аналитиклар әллә кайчаннан бирле әйтеп киләләр инде, Кремль бары тик бу чынбарлыкны рәсми рәвештә таныды гына. Бу танылу безгә реаль хезмәт хакларының кимүен, бәяләрнең яңа үсешен вәгъдә итә. Халык бүген кибетләргә көнкүреш техникасы алырга чиратка чыгып чапмас дип ышаныйк, чөнки декабрьдә пешкән авыз кашыкны өреп кабарга мәҗбүр итә. Ачы тәҗрибә инде акча янчыларында калган мескен сумнарны долларга әйләндереп мәшәкатьләнү дә кирәкмәвен искәртә. Ипи һәм тозга дигән акчаны валютага әйләндерсәң, котылгысыз рәвештә оттырачаксың, чөнки банклар валютаны кыйммәткә сата, арзанга сатып алалар. Валюта спекуляциясендә кул җылыту өчен долларны матрас астында берничә ай сакларга кирәк булачак. Халыкта мондый запаслар юк, булганнары банк депозитларында, бу депозитлардагы зур суммаларның иртәме-соңмы билгесез вакытка кадәр бикләнүен көтәргә кирәк. Шуңа күрә йөз меңнәрне һәм миллионнарны банк хисабыннан чыгарыйм дип баручыларга, банкта сабыр итәргә киңәш итсәләр, бер дә гаҗәпләнмәгез.
Депозитларны "туңдыру" да, валюта курсын йөгәнләп торырга тырышулар да бернинди нәтиҗәләр бирмәячәк. Наполен Бонапартның: "Биеккә күтәрелгәндә туктау җиңел, егылганда туктау мөмкин түгел", - дигән сүзләренең хак икәнен тормыш тагын бер кат раслаячак. Кризис үзенең төп стадиясенә аяк басарга җыена һәм бар халык алдагы айларда Россиядә 1998 елгы дефолтның җиңелчә кырау гына булганына төшенәчәк. Ул чакта совет чоры завод-фабрикалары әле исән иделәр һәм импортны алыштыру дигән пафослы акцияләрдән башка да алар эшләп киттеләр һәм ике меңенче еллар башына илне кризистан тартып чыгардылар. Әмма Россия белән соңгы ун елда нефть усал шаяртты. Бертуктаусыз үскән "кара алтын" бәяләре илне нәрсәдер җитештереп тору мәшәкатеннән азат итте, җитештерү цехлары пыран-заран китерелде.
Күптән түгел генә канализация боҗралары эзләп мин районны һәм күрше-тирә районнарны йөреп чыктым. Әтнә май заводында кустарь ысул белән төзелеш материаллары җитештереп сатарга азапланып яталар, Яңа Кенәрнең кайчандыр бөтен тирә-юньдәге халыкны эш белән тәэмин иткән заводлары ишегалдында кояшта канализация боҗрасы киптерүче эшмәкәрләр кулына төшкән һәм җитештерү цехлары таланган, җимерелгән. Арчада да күзәтергә мөмкин мондый хәлне, башка район үзәкләрендә дә. Иң аянычы - Россиянең эре сәнәгать гигантларының да күбесенең язмышы шундый. Менә шушы җимерек икътисадны аякка бастыру бурычы тора бүген ил алдында.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев