Россиялеләрнең 81%ы Путиннан канәгать
"Левада-Центр" сораштырулары буенча дәүләт башлыгы эшчәнлегеннән халыкның 81%ы канәгать.
Ә ватандашларының 18%ына Владимир Путинның эш алып баруы ошамый.
51% халык Россиянең премьер министры Дмитрий Медведевның эшеннән канәгать, ә 48%ны аның эшчәнлеге канәгатьләндерми.
Ә менә Дәүләт Думасының эшчәнлеге халыкның 57%ына ошамый, ә 41 %ына ошый икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев