Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм Пушкинның 225 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рус теле көнен һәм Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм Пушкинның 225 еллыгы белән котлады

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне ихлас йөрәктән Рус теле көне уңаеннан котлыйм. Без бу бәйрәмне традицион рәвештә мәшһүр әдип Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтәбез.

Рус теле – кешелек дөньясының тиңдәшсез зур казанышы. Ул рус халкының милли-мәдәни үзенчәлеген, шулай ук Россиядә яшәүче барлык милләт вәкилләренең рухи-әхлакый хәзинәләрен, мәдәниятләренең байлыгын саклауда һәм киләчәк буыннарга тапшыруда төп рольне уйный.

Александр Сергеевич халыкның күңелен тирәннән тоемлаган, аның сөйләме аша сурәтле фикерләүне, гасырлар дәвамында тупланган зирәклекне һәм заман сулышын үзенә сыйдырган тормыш матурлыгын чагылдырган. Гаҗәеп дәрәҗәдә белемле шәхес Пушкин дөнья әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән яхшы таныш була. Дөньяга карашының киңлеге, фикер тирәнлеге исә, рус әдәбияты классигы иҗат иткән үлемсез әсәрләрнең сихри тәэсир көчен тәэмин итә.

Үзенең иҗатында Александр Пушкин кеше һәм гражданинга хас Ватанга тугрылык, намуслылык, фидакарьлек, гаделлек, белем-мәгърифәткә омтылу кебек һичкайчан әһәмиятен җуймас сыйфатларны җырлый.

Александр Пушкинның бөек мирасы чиксез күпкырлылыгы белән аерылып тора. Ул – Рус дөньясының кодрәте, какшамас рухы, колач җитмәслек мәһабәтлеге символы.

Һәммәгезгә дә рухи ныклык, барлык игелекле башлангычларыгызны һәм уй-ниятләрегезне тормышка ашыруда зур уңышлар телим!» диелә котлауда.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-rus-tele-kone-ham-puskinnyn-225-ellygy-belan-kotlady-5888687

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев