Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роструд февраль аенда озын ял көннәре турында искә төшерде

Айның соңгы атнасы өч эш көнен үз эченә алса, аннан алдагы атна быел бердәнбер алты көнлек эш атнасы булачак.

Февраль аенда Россиядә яшәүчеләрне бер кыскартылган эш атнасы көтә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

«Биш көнлек эш атнасында 23 февраль бәйрәме эш атнасын өч көнгә (24-26 февраль) кадәр кыскартачак. 21-23 февральдә ял итәчәкбез», — дип аңлаттылар ведомствода.

Шул ук вакытта озын яллар эш көнен дүшәмбедән (22 февральдән) шимбә көнгә (20 февральгә) күчерү хисабына мөмкин булачак.

Шулай итеп, айның соңгы атнасы өч эш көнен үз эченә алса, аннан алдагы атна быел бердәнбер алты көнлек эш атнасы булачак, дип аныкладылар хезмәттә.

2021 елда россиялеләрне барлыгы җиде кыска эш атнасы көтә. Аларның соңгысы пәнҗешәмбе, 30 декабрьдә тәмамланачак.  

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев