Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роза чәчәген кышка ничек сакларга?

Узган көз роза чәчәкләремне бик әйбәтләп җылыттым, салкын кермәсен, өшемәсеннәр дип, кырыйларын балчык белән дә өйдем. Ләкин бу җәйне розаларым бик соң, август аенда гына шытып чыкты. Сентябрьдә чәчәк аттылар. Бәлки мин аларны кышка дөрес сак_ламыймдыр, киңәш бирсәгез иде. Айсылу Рәхимова, Кукмара. Бакчачы Фарсель Зыятдинов җавабы: - Күп розалар кыш...

Узган көз роза чәчәкләремне бик әйбәтләп җылыттым, салкын кермәсен, өшемәсеннәр дип, кырыйларын балчык белән дә өйдем. Ләкин бу җәйне розаларым бик соң, август аенда гына шытып чыкты. Сентябрьдә чәчәк аттылар. Бәлки мин аларны кышка дөрес сак_ламыймдыр, киңәш бирсәгез иде.

Айсылу Рәхимова, Кукмара.


Бакчачы Фарсель Зыятдинов җавабы:

- Күп розалар кыш көне туңа, шуңа да бик соң шытып чыгалар. Розаларны кышка дөрес саклау мөһим. Башта сабагын 25-30 сантиметр калдырып кисәргә кирәк. Розаның җирдә кала торган өлешендә бөреләре дә булырга тиеш. Чәчәкнең тирә-ягын коры черемә белән күмәсең. Черемә булмаса, пычкы оны да розаны бик яхшы җылытачак. Ләкин ул коры булырга тиеш, каплаганчы аңа яңгыр тимәскә тиеш. Җылыту өчен тартма ясарга була. Ул фанердан да, тактадан да булырга мөмкин. Соңыннан розаларны шуның белән каплап куясың. Яңгыр суы үтмәсен өчен, өстен пленка белән дә капларга кирәк, ләкин кырыйларын берничек тә балчык белән өяргә ярамый. Роза кыш көне үсмәсә дә, сулый ул. Балчык суларга ирек бирмәячәк. Көннәр суыткач, өстен тагын җылы әйберләр белән каплыйсың. Кар яугач, өстенә ярты метр кар өяргә кирәк.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев