Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов 2020 ел ахырында Татарстанда 22 газ салу станциясе булачагын әйтте

Татарстан Президенты «Газпром» Директорлар советы рәисе Виктор Зубковка газ-мотор ягулыгы базарын үстерүдә ярдәм итүе өчен рәхмәт әйтте.

2020 ел ахырында Татарстанда автомобильләр өчен 22 газ салу станциясе эшләячәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газ тармагының яңа технологияләре" ассоциациясе белән "Газпром"ның күчмә утырышында хәбәр итте.

"2013 елда республикада газ-мотор базары инфраструктурасын үстерү буенча автотехника җитештерүчеләр, кулланучылар һәм газ хезмәткәрләре белән озак вакытлы координацияләнгән эш алып барыла. Аерым алганда, соңгы өч елда автобильгә газ салу буенча 9 компрессор станциясе төзелгән. Аларның гомуми саны унтугызга җиткән. 2020 елга кадәр тагын өч станция төзелеше планлаштырылган", – диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, республикада елына 48 мең тонна егәрлекле сыекландырылган табигый газ комплексы төзелеше проектын гамәлгә ашыру эшләре башланган. Тугыз крио-автостанция төзелеше һәм файдалануга тапшыру планлаштырылган. Татарстан Хөкүмәте республикада сыекландырылган табигый газ базарын үсерү программасын раслауга әзерли.

Экспертлар фаразлары буенча, 2035 елга сыекландырылган табигый газга ихтыяҗ икеләтә артачак һәм елына 600 миллион тонна чамасы булачак. Болар барысы да сату базарында киләчәктә дә тотрыклылык булуын дәлилли.

Казанда ассоциациянең күчмә утырышын «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков үткәрә. Рөстәм Миңнеханов аңа Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерүдә ярдәм итүе өчен рәхмәт әйтте.

 

Фото: архив tatar-inform

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев