Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хәзер Covid-19 пандемиясе чорында аларга аеруча зур хезмәт йөкләнә.

Бүген, 28 апрельдә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Хәзер Covid-19 пандемиясе чорында аларга аеруча зур хезмәт йөкләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәртте.

Котлау республика җитәкчесенең  Instagram сәхифәсендә чыкты.

«Барлык ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Бүген — пандемия шартларында — сезгә йөкләнеш аеруча зур. Һәр мизгелдә ярдәмгә килергә әзер торганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Бик зур рәхмәт! Үзегезне саклагыз!» — диелә постта.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәре көне озак вакытлар рәсми төстә бәйрәм саналмады. Ул бары тик 2020 елда гына, Россия Президенты Владимир Путинның тиешле карары имзаланып, расланды.

«Нәкъ менә шушы көнне һөнәри бәйрәм көне итеп кую дөрес булыр иде дип уйлыйм», — дип искәртте ул. 

 

Фото: инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев