Рөстәм Миңнеханов балаларны төрле урыннарга алып баруны оештыру вакытын кыскартырга кушты
Татарстанда балаларның төркемләп төрле урыннарга барулары күпкә кимегән.
Балаларны төрле урыннарга төркемләп йөртүне оештыру 5 көннән дә артмаска тиеш. Ниндидер кыенлыклар булмаганда, 2 көндә дә оештырып чыгарга мөмкин булыр иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының җиденче киңәйтелгән утырышында шундый күрсәтмә бирде.
Әлеге мәсьәлә буенча “Казан шәһәренең Туристик-мәгълүмати үзәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Наталья Абрамович чыгыш ясады. Аның сүзләреннән аңлашылганча, оештыру мәшәкатьләре бик күп булганлыктан, хәзер мәктәп яшендәге балаларның төрле урыннарга сыйныф белән йөрүе кимегән. Ник дигәндә, мондый сәяхәтне оештыру өчен 15 ләп документ әзерләү сорала. Балаларны төркем белән каядыр алып баруны килештерүдә 5 ведомство катнаша, бу процесс хәтта берәр айга кадәр сузыла. Шул сәбәпле, кемнәрдер җәмәгать транспортын сайлый, башка берәүләр бөтенләй андый сәфәрләрдән баш тарта.
Наталья Абрамович әйтүенчә, бу вазгыять закон таләпләре нигезендә мәктәп балаларын йөртергә әзер торучыларга да эш күләмнәрен киметә, туристик компанияләр исә, төрле кызыклы объектларга килүче балалар саны кимүе турында чаң суга. Бу тармакның керемлелеген дә киметә дигән сүз. “Яр Чаллыда, әйтик, балаларны төркемләп алып бару 90-95 процентка кадәр кимегән, Казанда исә бу күрсәткеч 40-45 процент”, - ди Наталья Абрамович. Аның әйтүенчә, республика укучыларының һәр икенчесе елына бер экскурсиягә генә барса да, туризм тармагы әйләнеше 100 млн сумга артачак.
Проект төркеме эше кысаларында, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты Татарстан Министрлар Кабинеты карары проектын эшләгән. Анда балаларны транспортта йөртүне оештыру мәсьәләсен бер көн эчендә, электрон документлар әйләнеше системасын эшкә җигеп хәл итү тәкъдим ителә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моны хуплады. “Берничә вакыйгадан соң, бу процессны шулкадәр катлауландырдык ки, йөрмәвең хәерлерәк хәтта. Әлбәттә, бу мәсьәләне килештерү көннәрен кыскартырга кирәк. Көннәр артуга карап кына иминлек көчәйми. Иң мөһиме – техник чараның, йөртүченең барлык таләпләргә җавап бирүе, озата баручылар булуы. Катгый регламент булдыру зарур. Кызыклы объектлар шулкадәр күп, балалар аларны күрергә тиеш. Якын арада документларны имзаларбыз”, - дип белдерде.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев