Рөстәм Миңнеханов беренче укытучысын 75 яшьлек юбилее белән котлады
Президент Римма Закирҗановага сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер тели.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче укытучысы Римма Закирҗанованы туган көне — 75 яшьлек юбилее белән котлый. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язды.
Рөстәм Миңнеханов Instagram, «ВКонтакте» һәм Twitter сәхифәләрендә укытучысы һәм сыйныфташлары белән төшкән фотоны һәм котлау сүзләре язып калдырган.
Фото: скриншот инстаграм
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев