Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде

Россия делегациясе "Каспий диңгезе: халыкара икътисади хезмәттәшлекне нытыгу файдасы" халыкара конференциясендә катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә кич Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде. Россия делегациясен Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкләр дип көтелә. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов бүген "Каспий диңгезе: халыкара икътисади хезмәттәшлекне нытыгу файдасы" халыкара конференциясендә катнаша. Анда уртак инвестицион проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, махсус икътисади зоналар булдыру һәм үстерү тәҗрибәсен уртаклашу, цифрлы икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек һәм уртак предприятиеләр булдыру турында фикер алышачаклар.

  • Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммедов инициативасы буенча 2018 елда бишенче Каспий саммитында беренче Каспий икътисади форумын 2019 елда Төрекмәнстанда уздыру турында карар кабул ителгән. Форум кысаларында Каспий төбәгендә икътисади хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралачак.

Төрекмәнбашы аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстанның Балкан өлкәсе хакиме Язтаган Гылыджов, шәһәр башлыгы Амангельди Исаев, Төрекмәнстанда Россия илчесе Александр Блохин һәм башкалар каршы алды. 

Монда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырырга, шулай ук Төрекмәнбашы халыкара диңгез порты, Төрекмәнбашы нефть эшкәртү комплексы заводлары (ТКНПЗ) һәм Киянлы шәһәрендә полимер заводы эше белән танышырга ниятли.

Фото: tatar-inform

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев