Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов исеменнән 13 яшьлек Камилгә концертка билет бүләк иттеләр

Татарстан Президенты хәйрия “Теләкләр чыршысы” чарасында катнашып, үзенчәлекле баланың хыялын тормышка ашырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан яшьләр министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов  13 яшьлек Камил Бариевка һәм аның гаиләсенә Казанда узачак “Уральские пельмени” тамашасына билетлар бүләк итте.

Камил — “үзенчәлекле бала”, шунлыктай аңа уңай хис-тәэсирләр бик тә кирәк, дип сөйләде журналистларга аның әнисе Гөлназ. Камил телевизордан “Уральские пельмени” тамашасын еш карый һәм аларның концертында булырга хыяллана. Яңа ел алдыннан аның теләге тормышка аша.

Татарстан яшьләр министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов әлеге акциянең могҗиза көткән тагын бер баланы бәхетле итүен өстәп әйтте.

Бүләкләр тапшыру декабрь ахырында узган. Ул Татарстан Президенты катнашкан хәйрия “Теләкләр чыршысы” чарасының дәвамы булып тора. Акциянең максаты – социаль яктан якланмаган (ятимнәр, мөмкинлекләре чикле балалар һ.б.) кешеләрнең иң кадерле теләкләрен тормышка ашыру.

Теләкләр язылган открыткалар Зур Кремль сараенда эленеп торды. 27 декабрьдә биредә Россия Дәүләт Советының утырышы узды һәм анда Рөстәм Миңнеханов катнашты. “Теләкләр чыршысы”ннан Татарстан Президенты өч открытка алды һәм аларның берсе 13 яшьлек Камилнеке иде.
 

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев