Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Кариев театрында «Э-моция» инклюзив студия спектаклен карады

Президент коллективка Рәхмәт хаты һәм инвалид арбалары алырга сертификат тапшырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кариев театрында «Э-моция» инклюзив студия спектаклен карады. Спектакльдән соң ул артистларга һәм оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

«Без искиткеч матур әсәр карадык. «Э-моция» коллективының югары профессиональ эш алып баруына инандык», — диде Президент сәхнәдән. Ул коллективка Рәхмәт хаты һәм инвалид арбалары алырга сертификат тапшырды.

«Үзем турында ниләр истә» спектакле төп геройның балачагын сагынуы, Тукай әкиятләре белән төшләнүе турында.

Коллективтагыларның күпчелеге мөмкинлекләре чикләнгәннәр. Артистларның бер өлеше сәхнәгә инвалид арбасында чыга.

Спектакль ике телле. Төп геройлар үзара рус телендә сөйләшсәләр, төшендә һәм хыялында ул татар әкиятләрен күрә һәм татар көйләрен ишетә.

«Э-моция» инклюзив студия спектаклен карарга театр әһелләре — Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев, Руфина Таҗетдинова, Илфир Якупов, Айгөл Горнышева һәм башкалар килгән иде.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев