Рөстәм Миңнеханов Лаеш һәм Саба районнарында чәчү эшләренең барышы белән таныша
Татарстанда 2 майдан көзге культураларның хәле катлаулы булу аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лаеш һәм Саба районнарында чәчү эшләренең барышы белән танышырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстан Президенты Лаеш һәм Саба районнары кырларындагы вәзгыятьне өйрәнергә, чәчү кампаниясенең барышы белән танышырга ниятли. Районнарга сәфәре барышында республика Президенты авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм фермерлар белән очрашып, дәүләт ярдәме хакында әңгәмәләр үткәрәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Фото: архив tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев