Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчеләрен Төркиядә түгел, Болгарда ял итәргә чакырды

Төркия дә, Гарәп Әмирлекләре дә кирәк түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республиканың төрле тармак җитәкчеләрен Болгарда ял итәргә чакырды. Бу хакта ул бүген Кремльдә узган Коррупциягә каршы көрәш комитеты утырышы башланганда әйтте.

“Яңа гына Болгардан кайтып төштек. Бик матур анда. Сезгә дә шуны әйтәм: Болгарда ял итәргә әзерләнегез. Төркия дә, Гарәп Әмирлекләре дә кирәкми. Болгарда биш йолдызлы кунакханә, тамак ялгарга да менә дигән урыннар, балык тотарга була, барысы да бар. Бәлки киләсе киңәшмәне шунда уздырырга кирәктер. Идея бит бу, төрле чара, семинарларны шунда үткәрергә була. Анда аларны уздыру өчен барлык инфраструктура каралган”, – диде Президент.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев