Рөстәм Миңнеханов Сергей Лавровка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында берничә очрашу уздырды.
Кичә Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу уздырды.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды, башка актуаль темалар да кузгатылды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сергей Лавровка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
«Дуслык» ордены белән шулай ук Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов бүләкләнде, диелә хәбәрдә.
Фото: Рәсми Татарстан
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев