Рөстәм Миңнеханов: Сөт җитештереп сату - иң ышанычлы акча чыганагы
Бүген Татарстан Президенты Кайбыч һәм Буа районнарында авыл хезмәтчәннәре белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч һәм Буа районнарында булды. Эш сәфәренең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Сәфәрдә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайбыч авыл хезмәтчәннәре белән Татарстан Республикасы Президенты Корноухово авылында очрашты. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, быел сөрүлекләрнең гомуми мәйданы 56,4 мең гектарны тәшкил итә. Бөртеклеләргә 27,7 мең гектар бирелгән, шулардан уҗымнар 7714 гектар мәйданны били. Техник культураларны – 5,3 мең гектарда, терлек азыгын 18,6 мең гектарда чәчәргә җыеналар.
Альберт Рәхмәтуллин шулай ук районда терлекчелек торышы турында да сөйләде. Бүгенгә мөгезле эре терлек 16,5 мең баш, шул исәптән 4286 сыер бар. Бүгенгә җыелма сөт күләме 6317 тонна тәшкил итә, үткән елның шушы чорына караганда ул 17 процентка ким. Җәйгә таба сөт җитештерү күләмнәре артачак, дип белдерде район башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов сөт җитештереп сатуны авылда иң ышанычлы акча чыганагы, дип күрсәтте. “Мин сезгә элеккеге район башлыгы буларак әйтәм. Сөт сату – иң ышанычлы керем чыганагы. Бу көн саен керем китерә. Әлбәттә, бүген сөткә сатып алу бәяләре түбәнәйде. Әмма бу озакка түгел. Авыл сөтенә һәрвакыт ихтыяҗ булачак”, - диде ул.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Буа районына юнәлде. Хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашуда агымдагы чәчү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Кыр эшләрендә катнашучы техника торышы, хуҗалыкларның ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеше, хезмәтчәннәргә вакытында түләү мәсьәләләре каралды.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев