Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: тормыш һәм хезмәт юлы

Бүген — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Президентыбызның тормыш һәм хезмәт юлына бер карап алыйк әле.

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССР-ның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа.

Белеме:

1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын (Казан шәһәре) «авыл хуҗалыгы механизациясе» белгечлеге буенча тәмамлый, «инженер-механик» квалификациясе ала.

1986 елда Читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын (Мәскәү шәһәре) тәмамлый, «товарны өйрәнү һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру» белгечлеге, «югары квалификацияле товар белгече» квалификациясе ала.

Хезмәт юлы:

1978 — Саба районы «Сельхозтехника» берләшмәсендә инженер-диагностик
1980 — Саба урман хуҗалыгында өлкән энергетик, баш энергетик
1983 — Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары
1985 — Арча район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе
1990 — Арча район башкарма комитеты рәисе
1992 — Арча районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары
1993 — Биектау районы администрациясе башлыгы
1996 — Татарстан Республикасы финанс министры
1998 — Татарстан Республикасы Премьер-министры
2010 елның 25 мартыннан бүгенгә кадәр — Татарстан Республикасы Президенты

Фәнни дәрәҗәсе, исеме:

2003 ел — Икътисад фәннәре докторы

Дәүләт бүләкләре:

Дуслык ордены (2002 ел)
IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007 ел)
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007 ел)
Почёт ордены (2014 ел)
«Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале (2003 ел)
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел)
«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале (2007 ел)
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2009 ел)
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2008 ел)
Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2012 ел)
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (2010 ел)
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәте (2012 ел, 2013 ел)
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты (2009 ел)

Автомобиль спорты белән шөгыльләнә. Атказанган спорт мастеры.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев