Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов вертолетта очарга теләгән Әмирханның хыялын тормышка ашырды

Татарстан Президенты традицион «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казаннан 11 яшьлек Әмирхан Садыйковның вертолетта очарга теләгән хыялын тормышка ашырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Очыш алдыннан малай вертолетны әйләнеп чыга һәм аның тышлыгын да тотып карый. Очу мизгеле сурәтләнгән һава судносы салоныннан фотоны Рөстәм Миңнеханов үз Twitter'ында куйды.

Республика җитәкчесе малайның хыялын инде традицион булган «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып тормышка ашырды.

Быел Татарстанда «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты белән оештырылган «Теләкләр чыршысы» акциясенә Россия Президенты Владимир Путин да кушылды.

Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы!кемдер оча,вот я вдова мать троих детей,дети тоже много о чем мечтают,тоже написать надо Президенту,или как это делается,но врядли безнен ише гади кешегэ игьтибар булыр?