Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бизәлеше буенча республика конкурсында җиңгән өчен Саба районын бүләкләде

Конкурста Казанның Киров һәм Мәскәү районнары, Әлмәт һәм Түбән Кама, Яшел Үзән, Ютазы, Кайбыч, Биектау, Саба һәм Мамадыш районнары җиңүче булды.

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында районнар, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бизәлешенә IX Республика конкурсына йомгак ясадылар. Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Бик яхшы практика, аны дәвам итәргә кирәк», — диде Татарстан Президенты бүләкләр тапшырганда.

Конкурста Казанның Киров һәм Мәскәү районнары, Әлмәт һәм Түбән Кама, Яшел Үзән, Ютазы, Кайбыч, Биектау, Саба һәм Мамадыш районнары җиңүче булды. 

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сөйләгәнчә, 12 эшче төркем 45 муниципаль берәмлектә 91 яңа ел чарасында булган. Жюрига 44 муниципаль берәмлектән һәм 36 авыл җирлегеннән 93 эш тәкъдим ителде. 

Чыганак: Рәсми Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев