Рөстәм Миңнехановка «Россия дөнья фонды — 60 ел» юбилей медален тапшырдылар
Әлеге карарны фондның идарәсе Рөстәм Миңнехановның Россия халыкара абруен ныгытуга, шулай ук милләтара һәм динара татулыкны үстерүгә керткән өлешен исәпкә алып, кабул иткән.
Россия дөнья фонды вәкилләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген Хөкүмәт йортында узган очрашуда «Россия дөнья фонды — 60 ел» юбилей медален тапшырдылар.
Әлеге карарны фондның идарәсе Рөстәм Миңнехановның Россия халыкара абруен ныгытуга, шулай ук милләтара һәм динара татулыкны үстерүгә керткән өлешен исәпкә алып, кабул иткән. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов «Россия дөнья фонды» халыкара иҗтимагый фонды вәкилләре белән кайбер гуманитар юнәлешләр, шул исәптән хәйриячелек өлкәсендә дә хезмәттәшлек турында сөйләште. Алар халыклар һәм илләр арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга аерым игътибар бирде.
РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Анда Россия белән Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә.
Фото: Рәсми Татарстан
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев