Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнехановны Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туена көтәләр

14 июльдә Курган өлкәсе Сабан туена Россиянең утыз төбәгеннән вәкилләр җыелачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны 14 июльдә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена көтәләр. Бу хакта Курган өлкәсе рәсми сайты хәбәр итә.

Соңгы тапкыр Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсендә 2015 елның февралендә булган. Ул вакытта төбәкләр арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туе әле беренче тапкыр үткәрелә. Кичә губернатор Алексей Кокорин бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырган. Сабантуйга илнең 30 төбәгеннән меңләгән кунак килер дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә рәсми чакыру алган инде.

«Безгә шуны аңларга кирәк: бәйрәм төбәкнең дәрәҗәсен күтәрү белән бергә, инвесторлар җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирәчәк», - дип искәрткән Кокорин оештыру комитеты утырышында. 

Фото: Р.Хабибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев