Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рус мәктәбендә укучы балалар “Туган тел”не беләме?

29 гыйнварда Казаның 179 нчы мәктәбендә, яңа төрле кызыклы уен-викторина форматында, “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” дигән “дәрес” узды.

Әлеге чара балаларның белемен арттыру, укуга һәм тормышка кызыксыну уяту өчен кирәк. Чөнки мәктәп ул – бер яктан караганда балаларга белем бирү урыны булса, икенче яктан – балаларның социальләшү, дөньяны танып-белергә өйрәнү урыны. Мондый чаралар балаларның инициативасын арттыра. Ник дигәндә, алар үзләренең нәрсәгә дә булса тәэсир итә алуларын белсәләр, яхшы укый, бик теләп, актив рәвештә төрле проектларда, чараларда катнаша башлыйлар. Үзләренең креатив идеялары белән уртаклашырга курыкмыйлар, – дип сөйләде 179 нчы мәктәпнең директоры Эльвира Наумова.
Бүген дә “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе”ндә катнашучы балалар бик актив булдылар, сорауларга үзенчәлекле, креатив җаваплар таптылар. Мәсәлән, “Туган тел” шигыренең беренче өлешен укып, дәвам итегез дигән биремгә җырлап җавап бирүчеләр дә булды.

ae7ed5a4-2c78-4df2-a780-e597b863be70
Әлеге чара Республика күләмендә эшләп килүче “Кадрлар резервы” (Кадровый резерв) дип аталган проект кысаларында үтте. Ул балаларда туган якка карата мәхәббәт, патриотик хисләр уяту, гражданлык үзаңын тәрбияләү максаты белән уздырылды. Әлеге проект Татарстан яшәүче 16 яшьтән 30 яшькә кадәр булган актив яшь кешеләр өчен оештырыла. Проектта катнашучыларга, һәм бигрәк тә проектың барлык этапларын узучыларга, Республика күләмендә практика үтү – дәүләт оешмаларында эшләп карау мөмкинлеге биреләчәк.

edb9c826-a394-445a-b546-073ffa835226
Проект 2009 елдан башлап Яшьләрнең иҗат академиясе, ТР фәннәр һәм мәгариф академиясе, Яшьләр һәм спорт министрлыгы ярдәмендә эшли. Проект кысаларында барлыгы 1940 кеше курслар узган. «Резервистларның» 200дән артыгы Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылды; 60тан артык проект, 2320 социаль акция, 240 интерактив-белем бирү чарасы гамәлгә ашырылды.

a4ebb2b0-b45a-44ae-a609-cd1705fad351
Әлеге чараның җитәкчесе Назлыгөл Минһаҗева үзе дә “Кадрлар резервы” проекты аша узган кеше. Хәзер Назлыгөл КФУда укый. Ул Оксфорд һәм Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе стипендианты.
Уен-викторина Татарстанның үткәне хәзергесе һәм киләчәге турында иде. Балаларның җавапларын жюри әгъзалары бәяләп баллар куйды һәм командага бүләкләр, мактау грамоталары тапшырды.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев