Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары сәхнә тотты

Районыбызда Яңа елны каршы алу уңаеннан оештырылган чаралар төгәлләнеп килә

  Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында укытучы Чулпан Хафизова җитәкләгән сыйныф укучыларының яңа ел концерты, сынлы сәнгать сыйныфында укучы балаларның (укытучылары Газизова Г. Р һәм Галиева Э. Р.) тематик рәсемнәрдән торган күргәзмәсе булды. Концертта укучылар төрле илләрдә Яңа ел традицияләре һәм гореф-гадәтләре, Ауропа, Азия, Америкада Яңа елны каршы алу үзенчәлекләре, Россиядә аны бәйрәм итү һәм барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Һәрвакыттагыча сәхнәдә иң кечкенәдән алып чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр барлык укучылар чыгыш ясады. Концерт номерлары  шигъри кереш сүзләр белән үрелеп барды, ә рәсем - иллюстрацияләр һәм экранда презентация фортепиано пьесаларын тулысынча ачып бирде. Концерт җылы атмосферада узды, барлык укучыларның да кәефе күәренке булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев