Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Созвездие-Йолдызлык 2021» фестивале Гала-концертында һәм бүләкләү тантанасында катнаштылар

22нче апрель көнне КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык 2021" фестиваленең Гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды.

Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының “Тамчы” вокаль ансамбле (җит. Харрасова Л.А.) « Милли гореф-гадәтләрне саклап калган өчен «Махсус приз» дипломы белән, «Асылташ» бию коллективы (җит.Гарипова Г.М.) «Номерларның иҗади чишелеше өчен» Махсус приз» дипломы белән бүләкләнделәр.

Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагын да югары биеклекләрне яуларга! Уңыш юлында сезгә һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев