Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары яшь музыкантлар өчен "Йолдызлар-иртәгә" республика иҗат конкурсында катнашты

2020 елның 16 сентябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалыннан тынлы уен кораллары бүлеге укучылары Усманов Данис, Сафиуллин Руслан укытучылары Фәтхуллин Айдар Альберт улы җитәкчелегендә Түбән Кама шәһәрендә үткән " Йолдызлар-иртәгә " яшь музыкантлар республика иҗат конкурсында катнаштылар . Әлеге конкурста укучыларыбыз бер сәхнәдә Татарстан Республикасының халык артисты һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Абязов Р. Ю. җитәкчелегендәге "La Primavera" камера оркестры белән бергә чыгыш ясадылар.

Мондый конкурсларда катнашу укучылар һәм аларның остазлары өчен  бик зур тәҗрибә булып тора.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев