Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба белән Арчаны якынайтачак юл тоташырга санаулы метрлар гына калды

Хәзерге көндә Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсе юл төзүчеләр хезмәтеннән, кем әйтмешли, кайнап-гөрләп тора. Теләче районы ягыннан Яр Чаллы юл төзүчеләре Олы Шыңар - Арча - Казан юлының соңгы километрында нигез әзерләү эше алып бардылар. Хәзер Олы Шыңар авылы янында җир эшләре тәмамлану стадиясендә. "Татавтодор"ның Саба филиалы бригадасы Саба -...

Хәзерге көндә Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсе юл төзүчеләр хезмәтеннән, кем әйтмешли, кайнап-гөрләп тора. Теләче районы ягыннан Яр Чаллы юл төзүчеләре Олы Шыңар - Арча - Казан юлының соңгы километрында нигез әзерләү эше алып бардылар. Хәзер Олы Шыңар авылы янында җир эшләре тәмамлану стадиясендә. "Татавтодор"ның Саба филиалы бригадасы Саба - Олы Шыңар юлы төзелешен дә җирлек үзәге янында алып бара, бу эш август аенда тәмамланыр дип көтелә. Шулай итеп, Теләче районы биләмәсе аша Саба белән Арчаны якынайтачак юл тоташырга санаулы метрлар гына калды. Оет авылының мәктәп янына кадәр асфальт салу эшләре дә дәвам итә.

Моннан тыш Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе Кече Шыңар авылының төп урамына вак таш салу эшләре алып барды. Авыл җирлеге Советының үз акча керемнәре хисабына төзекләндерелгән урам озынлыгы 400 метрга җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев